"Әни" диеп, "әти" диеп
Мин язарга өйрәнәм.
Җирдәге иң кирәк кеше
Алар икәнен беләм.
Бүген әле бәйрәм икән
4 ел инде үтә ул.
Әтиемә иң зур теләк
Сау-сәламәт кенә бул.
Апаем да котламакчы,
Тәмле телле ул сабый.
Минем сүзләргә кушылып,
«Әттә» — диеп кабатлый.
Шулай инде, безнең өйдә
Әти бит ул командир.
Компьютерда уйный белә,
Барсын җиңә, баһадир!
Иртә белән эшкә китә,
Соң гына өйгә кайта.
Ишекләрне ачу белән
Күреп кочаклап ала.
Күккә чөеп ярата ул,
Бигрәк көчле әтием.
— Әтиең кебек әйбәт бул —
Дип, кабатлый әнием.
09.10.2025 Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез