АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

Әти - шофёр

Әтинең дә, минем кебек,
Булган малай чаклары.
Машинаны күреп янган
Күзендә очкыннары.

Әтием минем хәлемне
Бик яхшы аңлый бугай.
Кабызмаган машинаның
Рулен тоттыра болай.

Ә үзе бик әйбәт шофёр,
Шофёрлыкка укыган,
Юл йөрү кагыйдәләрен
Ул "5" легә тапшырган.

Әти кебек, шофёр булып,
Минем үсәсем килә.
Уенчык машина түгел —
Чынын йөртәсем килә.

Юлларда да, өйдәгечә,
Тәртипле булыр идем.
Инспектор абый җибәргән
Штрафка юлыкмас идем.

Сүз бирешеп алыйк әле,
Мин дә әйбәт укырмын.
Ә син һәрвакыт, гел шулай
Үрнәк шофёр булырсың.
09.10.2025 #АлсуГалеева
Уникаль идентификатор: 0402262815
4
0
2
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез