АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

Каеннарның сары чагы

Кулын изәп сәламләде
Каенның чук-шәлләре.
Иңсәмә кадәр иелеп
Сораштырды хәлләрем.

Каеннарның сары чагы,
Бәхетебез кайда калды?
Киек кошларны озатып
Бераз ямансулап алдым.

Болытлар сибелгән күккә,
Садә хыялларым күп лә.
Әсәрләнгән җилләр мине
Болытларга чөеп сөйде.

Каеннарның сары чагы,
Яфраклары җиргә яуды.
Каен сердәше булырга
Йөрәгемне көзгә мандым.
10-11.10.2025
Алсу Галеева, Актаныш
Уникаль идентификатор: 0402262816
3
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез