АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

Мәҗүсилек

Мәҗүсилек.
Кыргый сөрән.
Алга киткән замана.
Бүген без артка барабыз,
Тукта вакыт,
ялварам.

Җир-Анага
сулау авыр,
Ничекләр безгә түзә?
Ял итми тимер гаскәре —
Тынгы тапмас
кабилә.

Килә кайчак,
аю кебек,
Өн ясап күмеләсе.
Мантыйкка туры килердәй
Нәтиҗәгә
киләсе.

Тик әлегә,
без яшибез,
Аралап яктылыкны.
Кояш баешын озатып,
Каршылыйбыз
ал таңны...

Шул арада,
уйга чумып,
Алмашынып төшеңдә,
Йокы тапмас аю булып
Кермә мәргән
күзенә.
14.10.2025 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0402262817
4
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез