Көзнең исе нинди икән?
Көздән җылы ис килә.
Кабак һәм алма бәлеше
Пешкәндә өй эчендә.
Миләш белән балан исе,
Ә төсе аның, төсе!
Учактагы төтен исе,
Яшьлек, мәхәббәт хисе.
Көзге яңгыр һәм томаннар,
Күкшел, соры болытлар.
Менә генә җил исәр дә,
Тама башлар тамчылар.
Күңелле сафлык, сагыш та
Сарылган көз исенә.
Ерак сәфәргә җыену
Киекләрнең көендә.
Тынычлык һәм дулкынлану,
Елмаю, еламсырау.
Көзнең исенә сөенеп
Күкрәк тутырып сулау.
Мәшәкатьләрне онытып,
Көздә чуалып йөрик.
Шундый рәхәт, бәхет бит ул
Гомерне сөеп яшик!
14.10.2025 Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез