АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

Галәми сер — төш күрүе

Галәми сер — төш күрүе,
Гүя параллель дөнья,
Мең төрле халәт эленә
Чиксез уй җепселенә.

Махсус чакырып була ди,
Гомер касәң сай булса...
Әти-әниле чагыңа
Сусауларың булмаса.

Сабыйлыкта... Бераз үскәч...
Бәлки, гел киресенчә!
Серле капкаларны ачып,
Төш керә, йокы килгәч.

Шомлы була, куркыта да,
Тиргә батып торасың;
Көннән-көн начарын күреп
Төшенкелек йотасың.

Кайчак була әкияти
Хыял кошын тотасың;
Йокыдан уянгач, тагын,
Барысын онытасың.
17.10.2025 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0402262819
4
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез