Сүз хикмәте ачыкланды,
Гаеп көзгедә түгел.
Йөзләгән битлек ачуы
Шундый табигый бүген.
Яшәсәк тә Җир шарында
Аермабыз бихисап.
Төс-кыяфәткә тукталмый,
Сүзләргә үтик карап.
Ашый торган булмаса да,
Бар баллысы, төчесе,
«Әнием», «әтием»нәре —
Иң татлысы, тәмлесе.
Сүзнең формасы, матдәсе
Беркайчан да булмаган.
«Туры, кыек, түгәрәген»
Кемнәрдер имзалаган.
Әле бар «чәнечкелесе»,
Бар аның «йомшагы» да.
Матурлары, ямьсезләре,
Гадәткә йокканы да.
Сырланганы, майланганы,
Җөпле, җайлы, мәгънәле.
Беренчесе, чираттагы,
Тозсызлары, бизәкле.
Сүз хикмәте ачыкланды:
Ассызыклыйк, иптәшләр,
Язучының каләменә
Ябешкән сүз-дәрвишләр.
17.10.2025, Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез