Һәр ел саен, инде күптән,
Шундый гадәтне күзәтәм:
Куян, төлке, аю, бүре
Яңа ел киченең күрке.
Җыелалар бертугандай
Яктыртканда йолдыз һәм ай,
Бер-берсенә кул бирешеп,
Бәйрәм итәләр көлешеп.
Карлар ява, җемелди
Бит, борыннарың өши.
Читтә тору күңелсез,
Бәйрәм үтмәсен синсез.
Алсу Галеева, 2.01.2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез