Яшә, сула, ела һәм көл,
Күңел түрең якты бер гөл.
Үз-үзеңә ышанганда
Камилләшә бара дөнья.
Тоя белсәң мизгел ямен,
Сыйлы булыр тормыш тәме.
Кулдаш, иңдәш, йә аркадаш
Бүләк итәр җылы караш.
Назлы да бул, иркә дә бул,
Кирәк чакта усал да бул,
Үз үзәген саклый гөл дә,
Энәсеннән тотам димә.
Алсу Галеева, 2.01.2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез