АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

Тантанага лаек син!

Тулпар атларын җигеп,
Кыш керде Яңа елга.
Энҗе кар бөртекләре
Сибелде барган юлга.

Эхе-хей! Җитез атлар,
Сез бераз тукталыгыз!
Зур бәйрәм, зур юбилей
Каршылыйбыз, карагыз.

УТЫЗ ЯШЕ ич бүген
«КӨМЕШ КЫҢГЫРАУ»ларның!
Кабул булсын теләкләр
Укучы дусларыңның.

Вакыт белән сыналган
Күңелле басма бит син.
Олыга, кечегә дә
Иң якын дускай бит син.

Әкият, могҗизага,
Яңалыкларга син бай.
Атна саен көтелгән
Кунак булып кал шулай.

Ямьле үтсен бәйрәмең,
Тантанага син лаек.
«Көмеш кыңгырау»ларга
Җыелсын йөз-мең "лайк"!

АЛСУ ГАЛЕЕВА, 3.01.2026
Уникаль идентификатор: 0402262831
4
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез