АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

Карлар яусын.

Төчкердеңме? Кайгыруың юкка,
барысы да әйбәт булачак,
салават укылып үткән эштән
тик яхшысы истә калачак...

Күгебездә бүген тоташ болыт,
өскә томырылып кар ява.
Йокла дигән кебек җырын көйләп,
бу җиһанда сөт юлы ага...

Ишетәсең кыңгыраулар чыңын?
Кар бөртеге таҗы ялтырый,
якты өмет, хыялый нур-уклар
кыек көзге аша калтырый.

Һәммәсен дә актан тигезләргә
кар бөртеге һаман әйләнә...
Бу көн гүя яңа битен ачкан,
ни телисең, шуны яз йәнә...

Тирә-ягыңа күз сирпеп ал да,
эзләр, яңа эзләр күр анда.
Кемнәрнеңдер тәүге хикәясе,
әллә безнеке кабатлана.

Хәзер инде шушы аппак кардан
барасы да, безгә барасы.
Карлар яусын. Эзләр калсын карда,
тик яхшысы истә саклансын.
5.01.2026 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0402262832
3
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез