Төн күзе — дөм караңгы күк,
Шадра ай нәкъ уртада,
Якты һәм дә көләч йөзе
Караңгылыкны ерта.
Битараф ул, салкын һава,
Җылылык күтәрелми.
Гүя айның биеклеге
Беркемгә дә бирелми.
Ихтыярың, кышкы көн ич,
Җылыда — балдай йөзең.
Кызарган чакларың истә,
Бик якын идең үзең.
Бүген менә, нәүмиз генә,
Тирбәләсең берүзең.
Иртә белән, офыгымда,
Яп-яңа таң күренер.
7.01.2026
Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез