Шуарга тау тиз ясалды
Җиргә кар яту белән,
Тау бите дә ялтрап калды
Үтекләгәндәй гелән.
Балачагалар сукмактан
Олы юл ясадылар,
Тюбингларның камерасын
Әтиләр кабарттылар.
Менә ничек рәхәт икән
Җилдән җитез очарга,
Менгәнче аягың түзсен
Бер рәхәтлек тоярга.
Әнә Маратның чанасы
Бәйдән ычкынган айгыр,
Хуҗасы алдыннан шуа,
Нигәдер көтеп тормый.
Ә мин менә ул чананың
Төшендем хикмәтенә,
Марат бияләй кигәнче
Чана акыл өйрәтә.
7.01.2026 АЛСУ ГАЛЕЕВА
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез