АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

Юкәләрем чәчәк аткан...

Юкәләрем чәчәк аткан
Кышкы татлы төшендә,
Энҗе кар бөртекләреннән
Ак чәчәкләр элде дә.

Юкәләрем чәчәк аткан
Юкә балы буларга,
Бүгенгедәй матур кичтә
Өстәлләргә кунарга.

Юкәләрем чәчәк аткан,
Төшендә дә, өнендә.
Карлар ява, һәм беравык,
Зыңлы көйләр уяна.

Юкәләрем чәчәк аткан,
Юк, саташмаган дөнья.
Юкәм кебек, дөнья бүген
Төшендә чәчәк коя.
Алсу Галеева 31.12.2025-8.01.2026
Уникаль идентификатор: 0402262835
3
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез