АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

...ярап кара

Бу дөньяның кеме генә юк ла
Бар палачы, шут, хөкемдары;
Куласаның арт ягында алар —
Битлек кигән кеше нибары.

Һәммәсенә үз өлеше бар дип
Чат йәбешеп рольгә керәләр.
Беркөн шулай, хуҗа кәефенә,
Гел тискәре битлек кияләр.

Сорау арты сорау туа тора:
Ник күнеккән йөзләр үзгәрә?
— Тиле бәрән орлыгы ашаган
Ярап кара хуҗа-түрәгә.
13.01.2026 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0402262836
3
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез