Күңелең нинди халәттә, эчеңдә нинди уйлар?
Дөньяң мәтәлчек атамы, бәлки алда юлың тар?
Мәңгелек бәхәс кайныймы? Кара акка орына?!
Шатлык - сагыш, җылы - салкын — җәмгы безнең турында.
Кайтып булмый үткәннәргә, төс-истәлекләр яши,
саубуллашмыйча китсәләр кайнар йөрәк тә өши.
Һәркемгә таныш хисләр бар, хискә вакыт буйсынмый,
хис безгә кадәр яшәгән, хиссез йөрәк кабынмый.
Үз-үзең белән калганда, шик, куркулардан арын;
караңгы һәм якты белән көрәш һәрвакыт барды.
Шундый җанлы каршылыкта хәрәкәт итсен дөнья,
кечтүк чырадан кабынган йөрәк бирелгән сиңа.
Тынлык эчендә уйларың катырак яңгырый. Хак!
Юлны аркылы чыкканда элгәре син сулга бак.
Моң яралган күңелеңдә былбыл кошың сайрасын,
кырпак карның өсләренә җим сибелгән. Сыйлансын!
14.01.2026 Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез