АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

Кышын...

— Кышын ни юк?
Юк яшен, аҗаганы,
салават күперләре,
җирдә үскән гөлләре,
кызынырдай көннәре.

— Кышын ни бар?
Бар кары, бураннары,
тайгак ялтыр юллары,
күреп була җылыны,
өреп җылыт кулыңны.

Кышын, җәен, яз, көзен —
бер халәттә әниең.
Әни сине кайгырта,
әни сине ярата.
14.01.2026 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0402262838
3
0
2
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез