АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

Авылым

Туган туфрак — җан кирмәнем
Синнән ерак китәлмәдем,
Каеннарым, юкәләрем
Сездән башка түзәлмәдем.

Ягымлы итеп карыйдыр
Аем белән кояшкаем,
Карашымны иркәләгән
Авылым бар, авылкаем.

Ай калкытып, таң аттыра
Авылым офыклары ла,
Күңелемне нурга мана
Иң мөкатдәс моңнары ла.

Сөям дә мин, сөеләм дә
Җан кирмәнем, авыл, синдә.
Нурлы, якты хозурымда
Менә бәхетем ул нидә.
15,16.01.2026 Алсу Галеева, Актаныш
Уникаль идентификатор: 0402262839
1
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез