Хәерле иртә, милләтем!
Хәерле көн, татарым!
Хәерле шигырь юлларын
Сезнең өчен атадым.
Типтереп яшисе килә
Кояш күктән елмайгач.
Яшәү көче, яшәү дәрте
Өстәлә язлар тугач.
Күңелләр яктырып китә,
Җылына салкын йөрәк.
Матур иҗат булдыруга
Укучылар зур терәк.
Сәламәтлек телим сезгә,
Күңелләр тынычлыгы.
Яшәгез әле бирешми,
Чәчрәтеп карлы суны.
Яшик әле бергә-бергә
Җырлап-биеп һәм көлеп,
Ходай бүләк иткән көннең
Һәрбер мизгелен сөеп.
06.03.2026
АЛСУ ГАЛЕЕВА
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез