АЛСУ ГАЛЕЕВА
Тарта күңел, һәрвакытта,
Сөн суы аккан якка,
Шифалы ком җем-җем килә,
Чүлең торсын бер якта.
Туган якның һавасы да
Шифалы ул суласаң,
Бу хозурлык сихәт бирә
Тәнеңә, арып кайтсаң.
Бәйләнчек кигәвеннәре,
Бызылдаган чебеннәр,
Кавышканнар Сөн суында
Кияү белән кәләшләр.
Тал тирәли очып йөри
Әнә энә карагы,
Хәзер җәен урлап китә
Балыкчының кармагын.
Аккан сулар кире кайтмый,
Суга сал борчуларны.
Сихәт кирәк дисәң җанга
Искә ал туган якны.
Гөлләмәгә әрем җыеп
Рәхәтләнеп иснәле.
Безнең якларда күңелле —
Син дә Сөнгә кил әле.
14.05.2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез