АЛСУ ГАЛЕЕВА
Күрче нинди матур бу гүзәллек,
Күрче нинди ихлас ярату.
Иркәм диеп, җаным диеп кенә
Елмаюлы карашлар ату.
Без гел бергә бу гомердә диеп,
Бербөтендәй шушы галәмдә.
Игез йөрәк, игез җаннар кебек
Биибез яшәеш көенә.
— Иркәм дисең, булыйм иркә генә.
— Җаным дисең, син дә җаным бул.
Ачкыч таптык мәхәббәт иленә
Ныклы булсын йозак — кулда-кул.
Июль, 2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез