Бир һидәят, я Раббым,
Туры юлдан адаштым.
Калебем хәзер куыш,
Бирче һидәят, булыш.
Биш вакыт намаз укыйм,
Уемда гел тик бакый.
Ләкин нидер юк һаман,
Төшенмим: ни ул ихсан?
Мулла әйтте: «Уең – вәсвәс,
Укы Ихлас, Фәләк вә Нәс.
Чыгар эчеңнән шайтан,
Артыр кимегән иман.»
Шайтаным бер – ул мин үзем,
Чыгар идем кызыл көзен
Шапшак, чирле тәнемнән...
(Йөрәкләрне әрнетмәм!)
Тик, Раббым, синнән куркам,
Чиксез җәзаң куелган.
Мизгел эш – миңге аңда,
Ухуд тавы – мизанда.
Бир һидәят, я Раббым,
Өнне төштән аермыйм.
Яшәвем йокы сыман,
Рәхмәтлемен, уятсаң.
2
0
7
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез